«Ничек Түбәтәй барысын да дуслаштырды »- мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен-сәяхәт.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре: Еранова Ф.В. һәм Муталипова Э. И.) өчен «Ничек Түбәтәй барысын да дуслаштырды » дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр .

         Әкият - бөек сәяхәтче, чөнки әкияттәге вакыйгалар бөтен җирдә дә булырга мөмкин. Китапханәчеләр балаларга «Ничек Түбәтәй барысын да дуслаштырды » әкиятен тыңларга тәкъдим иттеләр, Аны Марьина Алиса (9 яшь) иҗат иткән.

         Фольклор иле буйлап сәяхәт иткәндә, балалар «Өч кыз " татар әкияте белән таныша алдылар.

         Телдән халык иҗаты безне зирәклеккә генә өйрәтми. Ул Ватан дип атала торган зур һәм якты дөньяга ишек ача. Әмма Ватанны чын-чынлап яратырга, аның хәзергесен генә түгел, үткәнен дә белергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International