Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Ватанны саклау һәр гражданинның мактаулы вазифасы булды һәм шулай булып кала да.
Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен, Бөек Ватан сугышы фронт юлларын үткән, якын һәм ерак чит илләр территориясендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан, бүген авыр хәрби хезмәт алып баручы һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Илебезнең төрле почмакларында әти-бабайларның сугышчан эшен якташларыбыз лаеклы дәвам итә. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветераннар, алар ил данына намуслы хезмәтләре бүгенге буын өчен үрнәк булып торалар.
Барыгызга да нык сәламәтлек һәм бәхет телим! Һәр йортта иминлек, ә туган җиребездә тынычлык булсын!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н. А. Вазыйхов