90 яшьлек юбилее: Скудина Лидия Александровна

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

         2020 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Скудина Лидию Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

         Лидия Александровнага истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

         Скудина Лидия Александровна 1930 елның 24 февралендә Кама Тамагында туа.

         Ул 1945 елдан пристаньда эшли башлый, аннары, ликвидациягә бәйле рәвештә, эштән азат ителә. 1958 елда клубка техник хезмәткәр вазыйфасына кабул ителә, ә 1970 елда билетер итеп күчерелә. Лаеклы ялга чыкканчы бу вазыйфада эшләгән.

         Кияүгә чыга, өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә. Ире сугыш ветераны булган. Хәзер Лидия Александровнаның 7 оныгы бар.

         Хәзерге вакытта ул Кама Тамагы штпда яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International