Кама Тамагы районы, «Шундый һөнәр бар - Ватанны сакларга!»

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

23 февраль-Россиянең Хәрби дан көне - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата 1995 елның 13 мартында Дәүләт Думасы кабул иткән һәм РФ Президенты Б.Ельцин имзалаган «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» Федераль закон белән билгеләнгән.

2020 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, физкультура-спорт, сәламәтләндерү һәм мәдәни-ял чаралары кысаларында, «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Шундый һөнәр бар - Ватанны сакларга!» дигэн тематик чара үткәрделәр.

Әлеге чараның төп максаты - халкыбызның хәрби гореф - гадәтләре белән таныштыру нигезендә патриотик хисләр тәрбияләү.

Чара барышында төрле уеннар үткәрелде: «Закончи стишок», «Знатоки», «Угадай мелодию», «Пантомима», «Универсальный солдат», «Принеси погоны», «Назови мужские профессии».

Ә чара ахырында балалар өчен «Төсле кәгазьдән пароходиклар» дигән кул эшләнмәләрен ясау буенча мастер-класс оештырылды. Анда һәркем үз бүләген әтисенә яки бабаена ясый алды.

Мәкалә авторы: Венера Хәсәнова, Фото: Аида Идрисова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International