Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2009 елның 22 июлендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагын – коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагындагы коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә. Конкурсларны үткәрү датасы - 2020 елның 17 феврале.
Конкурслар, аларны үткәрү вакыты, конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, катнашу өчен гариза формасы һәм анкеталар турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты үзенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm рәсми сайтында урнаштырыла.