2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге билгеле бер эш алып барыла.

2020 елның 25 февралендә «Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар арасында ачык дәрес үткәрде.

Мәгълүмати-өйрәтү чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты-балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр алгоритмы белән таныштыру. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International