Җиңүчеләрне котлап

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдә Казан Кремлендә урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларының  «Илемнең киләчәге минем кулларда», «Коррупциягә юк дип әйтик!» дип исемләнгән иншаларның республика конкурсында җиңүчеләрне котлау була.

Районыбыздан әлеге тантанага Затон урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Владислав Козин (җитәкчесе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Кулагина) һәм Иске Казиле урта мәктәбенең   9 сыйныф укучысы Римма Сабирова (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Кадыйрова) чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International