Су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге дәүләт инспекторлары белән очрашу

27 февраль 2020 ел., пәнҗешәмбе

     2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге билгеле бер эш алып барыла.

     2020 елның 26 февралендә «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге Кама Тамагы инспекторлык участогы инспекторлары Андрей Еранов һәм Марс Идрисов су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары белән очрашу үткәрде.

     Мәгълүмати-өйрәтү чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 29 кеше катнашты.

     Очрашуның максаты-балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру. Инспекторлык участогы хезмәткәрләре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования