Бүген Кама Тамагы муниципаль район үзәк китапханә бинасында балалар хокукын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау темасы һәм башка мәсьәләләр буенча расланган график нигезендә Татарстан Республикасында бала хокукы буенча уполномоченный Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмировның гражданнарны уртак кабул итүе булып үтте. Кабул итүдә шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та катнашты.