Бәхетле сан астында

2012 елның 14 декабре, җомга

Серле саннарда 12.12.2012 елның 12 сәгатендә Кама Тамагы ЦРБны бала тудыру йортында Егор исемле ир бала дөньяга аваз сала.

Баланың тормышында бу саннар мөһим булырмы, юкмы, әлегә билгесез, әмма бу үзенчәлекле көн белән аның әнисен - Юлия Колесникованы тәбрикләргә МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова бирегә килеп туу турында таныклыкны тантаналы төстә тапшырды.

Әлеге шатлыкны уртаклашырга баланың әтисе Александр Колесниковның эш урыныннан - “Кама Тамагы гипс руднигы” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Газинур Нәбиуллин җитәкче Сергей Алешин исеменнән бүләк тапшырды.

 

Л. Гыйлметдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International