Районның туган якны өйрәнү музеенда «Кыш бабай» лавкасы – үз кулларың белән яңа ел сувенирлары ясау буенча иҗади остаханә ачыла.
Музей хезмәткәрләре таш, ракушка һәм башка төрле материалдан чыршылар, сувенирлар, открыткалар ясау буенча мастер-класс күрсәтәчәк. «Кыш бабай» үз куллары белән яңа ел могҗизасы ясарга чакыра.