Хезмәтенә күрә хөрмәте

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

«ТР Кама Тамагы муниципаль районы Тенеш шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова Кама Тамагы муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хатта шулай ук Илсөя Рафаэль кызының оештыру сәләте,  куелган бурычны үтәүгә җаваплы карашы, хезмәттәшләре һәм халыкның хөрмәтен яулавы билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International