Һәр йортта җылы һәм якты

2012 елның 21 декабре, җомга

     Елның иң кыска көнендә – декабрьнең өченче якшәмбесендә (22 декабрь) илебездә Энергетиклар көне билгеләп үтелә.

    Энергетиклар көне елның туры мәгънәсендә иң якты бәйрәмнәрнең берсе, чөнки икътисадның башка тармакларындагы тормыш эшчәнлеге, шулай ук өйләрдәге уңайлылык, җылы һәм яктылык энергетикларга бәйле.
     Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район электр челтәре җитәкчесе Александр Зубарев белән очрашып сөйләштек.
– 2012 ел безнең  филиал өчен уңышлы булды. Алга куелган барлык бурычларны үтәдек, Красновидово – карьер, Красновидово – ХПП, Кама Тамагы – Сөйки һәм Кама Тамагы – Куйбышев Затон участокларында дүрт 10 кВ линиясенә капиталь ремонт ясалды. Шулай ук Красновидово авылында өч километр озынлыкта 0,4 кВ һава линиясенә ремонт төгәлләнде. Моннан тыш, Кама Тамагы штпда РДК янында һәм Бәрлегуҗа авылында ике КТП (комплект-трансформатор подстанциясе) алыштырылды. Лабышта электр челтәренә реконструкция тәмамланып килә, таучылар һәм елгачылар поселокларында электр челтәре салу, шулай ук Куйбышев Затонда суэтем башнясы янында һәм КНСта яңа линия төзелеше дәвам итә. Киләчәккә планнарга килгәндә, ул да төрле булачак. Без Кама Тамагы штпның Агрошәһәрчек, Чирков, Вахитов, Матросов урамнарында электр челтәренә реконструкция күздә тотабыз, шулай ук әйләнеш юлдан ЦРБга кадәр бу эш үткәреләчәк. Соңрак Уразлино, Свободный Труд һәм Ясная Поляна авылларында да бу эш башкарылачак.
     Куйбышев Затонда һәм Красновидовода 0,4 кВ электр линиясе үткәреләчәк. Моннан тыш Каратал –  Олы Яңасала һәм Каратал – Варварино участогында 10 кВ һава линиясенә капиталь ремонт, Кама Тамагының Свердлов урамында һәм Заов. Каратайда урнашкан ике КТПны алыштыру күздә тотыла.
     Һөнәри бәйрәм көнендә энергетика тармагының иң яхшы вәкилләрен дә билгеләп үтәсе килә. 2012 ел эш йомгаклары буенча филиалыбызның өч кешесе-Каратал ПСка хезмәт күрсәтүче электромонтер Рафаэль Булатов рәхмәт хаты, ОВБ электромонтеры Марсель Сабитов Мактау грамотасы белән бүләкләнде, диспетчерыбыз Ярхәм Хөсәиновның рәсеме предприятиенең Мактау тактасына куелачак. 
    

 


Е. Гаврилкина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International