24 декабрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда 16.00 сәгатьтә Яңа ел чыршысы ачылды.
31 декабрьдә Яңа ел төнендә бал-маскарад бар халыкны район мәдәният йорты каршындагы мәйданга чакыра. 2013 елның 1 гыйнварында 01.00 сәгатьтән 04.00 сәгатькә кадәр - Яңа ел төне. 3 гыйнвардан күчмә чыршы бәйрәмнәре башлана: 3 гыйнвар – 17.00-18.00 – Комаров урамы, шул ук көнне 19.00-20.00 – Гагарин урамында; 4 гыйнвар – 17.00-18.00 – Агрошәһәрчек, 19.00-20.00 – Южная Околица; 7 гыйнвар – 10.00-12.00 һәм 19.00-22.00 – Раштуа чыршысы; 14 гыйнвар – 16.00-18.00 – чыршы ябылышы.