Татарстан торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 февралендәге 388-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2020 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды.

Акциянең максатлары: иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау; Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен торгызу; муниципаль районнарны, мәгариф оешмаларын, предприятиеләрне һәм гаиләләрне экологик белем бирү эше өчен бүләкләү; халыкның экологик грамоталылыгын күтәрү; Татарстан халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.

Акция ике этапта үткәрелә:

- район советы: 1 апрельдән 12 майга кадәр

- республика: 2020 елның 18 маеннан 31 маена кадәр

Акциядә түбәндәге номинацияләр буенча эшләр һәм проектлар катнаша:

- "Иң яхшы балалар бакчасы"

- "Иң яхшы мәктәп"

- "Иң яхшы гаилә"

- "Иң яхшы предприятие"

- "Иң яхшы муниципаль берәмлек".

Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да кабул ителә (фото/видео материаллар, ММЧда публикацияләр, #Эковесна2020 хештегын һичшиксез куллану).

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча:

http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/obnovlennie-pravila-i-rekomendatsii-po.htm

Республика акциясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар (оргтехника, балалар өчен уен җыелмалары, спорт мәйданчыклары һ. б.) белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International