Кама Тамагы муниципаль районында язгы кыр эшләре

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

"Нармонка" агрофирмасы" ҖЧҖнең 2 филиалы 14 апрельдә 2673 гектарда туңга сөрүне төгәлләде, районда беренчеләрдән булып 15 апрельдә арпа чәчүгә керештеләр. Бүгенге көндә 80 гектар чәчелгән. "Флексикойл"чәчү комплексы эшли. Арпаны 2228 га чәчәргә планлаштыралар, орлыклар, минераль ашламалар, туклану оештырылган. Туфрак әзер булмау сәбәпле, эш 1 сменада алып барыла, алга таба ике сменалы эш планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International