Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Кама Тамагы районында булды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

20 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов Кама Тамагы районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. «Бортас «Агрофирмасы» ҖЧҖендә ул эремә төене төзү барышын, «Нармонка «Агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 нче филиалында чәчү комплекслары эшен карады. Ул шулай ук Олы Салтыктагы ындыр табагында да булды.

Министр урынбасары һәр җирдә чәчүне башларга дигән бурыч куйды. Бүгенге көндә районда 320 га арпа чәчелгән. Арпа чәчүгә "Олы Кариле" ҖЧҖ аграрийлары да кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International