Пенсия фондында гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча УПФР ДУ-коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына, 8(84377)2-15-91 телефоны номеры буенча шалтыратып башкарыла дип искәртә.

«Пенсия фондына барганчы, Татарстан Пенсия фонды бүлегенә шалтыратыгыз. Кабул итүгә алдан язылу сервисыннан файдаланып, шәхси кабинетта, Россия Пенсия фонды сайтында яки  телефон буенча язылырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына электрон рәвештә алырга була, гражданның шәхси кабинетында сайтта www.pfrf.ru-гариза бирү кирәк булган очракта, аны сайт аша да җибәрү мөмкинлеге бар.

Игътибар итегез, җирләүгә пособие алу өчен гариза бирү хезмәте искәрмә булып тора, гариза мөрәҗәгать итү факты буенча каралачак.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз! Өйдә калыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Идарә җитәкчесе И.И.Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International