Бүген Кече Мәрәтхуҗа авылында 100 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән Такаев Рефис Асад улы һәм Хәлиуллин Равил Миннул улының яңа терлекчелек фермасы ачылды. Чарада район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, фермерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, район башлыгы Наил Альбертович, ферманың үзкыйммәте бик түбән, дип ассызыклады. Кыска гына вакыт эчендә грант алучылар барлык җиһазлар белән объектны нибары 5 миллион сумга төзи алдылар. Бу дәүләт ярдәме белән мөмкин булды, дөрес якын килү белән теләгән һәркем үз проектларын тормышка ашыра ала. Быел «Агростартап» программасы буенча тагын 8 кеше гариза биргән, әмма төп нәтиҗә табыш булырга тиешлеген истә тотарга кирәк. Наил Альберт улы авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы проекты җитәкчесе Роберт Хәкимҗан улы Ганибаев кооперативның шушы берничә ел эчендә эшчәнлеге турында сөйләде: кооператив әгъзалары саны 10дан 47гә кадәр артты, 2020 елда ук тагын бер ферма төзү планлаштырыла. Кооперативта җир бар, әмма техника җитәрлек түгел. Фермер мәйданчыгы энергиягә бай техника (тракторлар, комбайннар һ. б.) сатып алырга планлаштыра.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев кече хуҗалык рәвешләренә караган банкларның ташламалы кредитлары белән таныштырды: “сезонлы җиңел”, “эре мөгезле терлекләр яңарту", “яшь терлекләр сатып алуга юнәлдерелгән” һ.б.; шулай ук фермаларны терлек белән тәэмин итү, эш урыннары булдыру мәсьәләләренә кагылды.
Соңгы вакытта районның барлык товар җитештерүчеләрен сөтне сатып алу бәяләре мәсьәләләре борчый. Конкурентлар булмау сәбәпле, районда бәя белән кыенлыклар туды. Шуңа күрә киңәшмәгә Буа сөт заводы, «Экопродукт»ҖЧҖ вәкилләре чакырылган иде. Алар үзләренең сөт җыю шартлары белән таныштырдылар, сөт суыту, башка җиһазлар алу мөмкинлеге барлыгын ассызыкладылар.