25 декабрьдә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен бүләкләү тантанасы булды.
Безнең районнан анда муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров, Олы Салтык урта мәктәбеннән оештыручы- педагог Гөлүсә Гарифуллина һәм шул ук мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Илнур Нәбиуллин катнашты.
Илнур “Яхшы вожатый” конкурсы гран-приен яулады. Бөтенроссия этабына үткән Илнурны һәм тагын 161 мәктәп укучысын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүләкләде.