Кама Тамагы районында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен чаралар күрелә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы районына дезинфекция эретмәсе әзерләү өчен бер тонна коры хлор известе кайтарылды.

Дезраствор белән эшкәртүне «Кама Тамагы РДВБ (район дәүләт ветеринария берләшмәсе)» ДБУ балансында булган махсус техника башкарачак.

Тротуарларны, күп фатирлы йортларның ишегалларын, гомуми кулланылыштагы урыннарны, тукталыш павильоннарын, административ биналарның керү төркемнәрен, кибетләр һәм хастаханәләр янындагы мәйданчыкларны һ. б. эшкәртү эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International