Кама Тамагы районында аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде. Социаль ярдәм чараларының берсе-социаль контракт. Хәзерге вакытта балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан социаль контракт технологиясе актив кулланыла. Социаль контракт - ул ике яклы йөкләмә, бер яктан - авыр тормыш ситуациясенә эләккән, йә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аз керемлеләр категориясенә кергән граждан, икенче яктан - дәүләт ягыннан кайбер йөкләмәләр, гарантияләр. Социаль контрактның максаты - гражданинның, гаиләнең тормыш потенциалын активлаштыру. Дәүләт ярдәм итәргә әзер: эшсез хезмәткә сәләтле гаилә әгъзасына эш сайларга, аның компетенцияләреннән чыгып, кирәк булганда, яңадан укытуга, квалификацияләрен күтәрүгә яисә эшкә урнашу өчен яңа һөнәргә өйрәтүгә юнәлдерергә. шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре дә каралды. Шулай ук социаль контракт социаль авыруларны – эчкечелек, бәйлелек һ. б. хәл итүгә бәйле юнәлешләрне үз эченә ала. Әлеге ярдәм чарасы аз тәэмин ителүчеләрнең конкрет гаиләдәге хәлен җиңеп чыгу өчен җитди ярдәм булып тора. 

Бүген Кама Тамагы районында аз керемле гаиләләр белән 25 социаль контракт төзелгән инде.

Әлеге түләү буенча кирәкле мәгълүмат артыннан социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өстәмә хәбәр итәм, коронавирус йогышы белән авыруны профилактикалау һәм кисәтү, кешеләр күпләп була торган урыннарга баруны чикләү максатыннан, 2020 елның 1 апреленнән гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча туктатылды.

Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы http://uslugi.tatarstan.ru  аша бирергә мөмкин;

- социаль ярдәм чаралары сораулары буенча (8-84377) 2-15-57, 2-12-69 телефоны буенча консультация алырга;

- язмача мөрәҗәгатьне социаль яклау бүлегенең Usz.K-uste@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә;

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г.Х.Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International