Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйховның халыкка мөрәҗәгате

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 

Хөрмәтле каматамагылылар!

 

       Үз-үзеңне изоляцияләү режимында без инде бер ай уздырдык. Без бу чорны лаеклы рәвештә үттек һәм уртак көч куеп, район территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймадык. Һәрберегезгә рәхмәт белдерәм! Без бергәләп башкарып чыктык!

       Май бәйрәмнәре якынлаша һәм безгә ирешелгән уңышларны саклап калырга кирәк.

       Күрше районнарда авыру очраклары бар һәм, практика күрсәткәнчә, авыру республиканың башка торак пунктларыннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан кунаклар килүдән башлана.

       Сезнең куркынычсызлык максатларында контактларны чикләүне, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне, кибетләргә йөргәндә һәм өйдән чыкканда саклагыч битлекләр куллануыгызны һәм профилактик рекомендацияләр үтәвегезне сорыйм.

       Тагын бер кат барыгызны да өйдә, үз гаиләгез һәм якыннарыгыз белән генә калырга чакырам.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Туганнарыбызның һәм үзбезнең сәламәтлегебез - безнең кулларда!

       Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы   Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International