Кама Тамагы районында «Ярдәм янәшә» республика акциясе

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Кама Тамагы районына ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен 265 азык-төлек җыелмасы кайтарылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициаторы булган Акция илдә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча кертелгән чаралар аркасында катлаулы финанс вәзгыяте булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Азык-төлек җыелмасы үз эченә кирәкле азык-төлек продуктларын ала: ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, куертылган сөт, чәй, тәм-томнар.

Фураны бушатуда район Башлыгы катнашты. "Ярдәм адресатларга Кама Тамагы районы волонтерлары һәм авыл җирлекләре башлыклары көче белән барып җитәчәк. Барлык азык-төлек җыелмаларын кыска вакыт эчендә китереп җиткерәчәкләр. Без республика Хөкүмәтенә " Ярдәм янәшә" акциясен оештырган өчен рәхмәт белдерәбез, - диде район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International