2020 елның 1 маена Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә кыскача анализ

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2020 елның 1 маена теркәлгән эшсез гражданнар саны 59 кеше тәшкил иткән (2009 елның 1 маена-46 кеше).

2020 елның 1 нче маена теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,75% тәшкил итә (2009 елның 1 нче маена – 0,58 %).

2020 нче елның 1 нче маена эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 54 берәмлек тәшкил итә (2009 нчы елның 1 нче маена – 45 берәмлек). Иң күп вакансияләр эшкәртүче җитештерү (24 вакансия), авыл хуҗалыгы (23 вакансия), сәламәтлек саклау (5 вакансия), төзелеш (4 вакансия), мәгариф (3 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителә.

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: табиблар, бухгалтерлар, инженерлар, агрономнар, тракторчылар, терлекчеләр, сыер савучылар.

Шулай ук кирәкле вакансияләр турында https://trudvsem.ru/ «Россиядә эш» порталында да танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International