Кама Тамагында «Ветеранны Бөек Җиңү белән котла» акциясе

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеранны Җиңү белән котла» акциясе кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» дәүләт автоном социаль хезмәткәрләре сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме белән котладылар.

Акциянең төп максаты-ветераннарга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләр белән гади генә аралашу да.

Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм аларга балалар тарафыннан Бөек Җиңү өчен рәхмәт йөзеннән ясалган открыткалар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International