Район Башлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлавы

2020 елның 9 мае, шимбә

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Кадерле якташлар!


Сезне чын күңелдән хәрби данның 75 еллыгы - халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!


Май башы безнең халык өчен иң кадерле, дулкынландыргыч, тантаналы, уртак бәйрәм – миллионлаган кешеләрнең күз яшьләре һәм шатлыклары бәйрәме белән билгеләп үтелә.

 
Бөек Ватан сугышыннан безне 75 ел ерагайта, әмма аның турында хәтер һәм Җиңү әһәмияте, илебезне, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәген күрсәтүче буын өчен ихлас горурлык — безнең йөрәкләрдә мәңгелек.

  
Ватаныбызны фронтта һәм тылда гомерләрен кызганмыйча, тиңдәшсез батырлык кылган, безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклаган кешеләр алдында без тирән ихтирам белән баш иябез.


Тынычлык һәм иминлек хакына, Җирдәге киләчәк хакына үз гомерләрен биргән кешеләргә якты истәлек!
Һәрберебезнең игелекле эшләре һәм хезмәт җиңүләре Бөек Ватан сугышы кырларында Ватаныбызны саклаучыларның якты хәтеренә лаек булсын.


Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык, барлык ниятләрнең чынга ашуын, тормыштагы яңа якты вакыйгалар, оптимизм, көндәлек эшләрегездә шатлык һәм уңышлар телим.

  
Бөек Җиңү Көне Белән! Ватаныбызның күк йөзе һәрвакыт якты булсын, ә тормыш тотрыклы һәм уңышлы булсын!


Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                      Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International