Санитар таләпләрне үтәвегезне сорыйбыз

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстанда 12 майдан башлап республика буенча хәрәкәт итү өчен смс-режим кертүне гамәлдән чыгардылар. Шул ук вакытта республикада битлек-перчатка режимы кертелә.

ТР Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»яңа карар кабул итте. Карарның яңа редакциясе 12 майдан республика буенча хәрәкәт итү өчен рөхсәт алуны күздә тотмый, гражданнарга эш бирүченең белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәкми.
12.05.202020 дән гражданнарның ваклап сату, хезмәтләр күрсәтү объектларында, пассажирларны һәм багажны, шул исәптән таксины да кертеп, транспорт чараларында, шулай ук гражданнарның шәхси саклану чараларыннан (битлекләр, респираторлар) файдаланмыйча, кулларны шәхси саклау чараларыннан (перчаткалар) файдаланмыйча җәмәгать урыннарында булуы тыела.
Әлеге карарның үтәлешен тикшерү хокукына ия булган барлык вазифаи затлар агымдагы елның 12 маеннан бирле тәртип бозуларны ачыклау буенча рейд чаралары үткәрәләр. Узган тәүлек эчендә генә дә Кама Тамагы муниципаль районында РФ КоАП 20.6.1 статьясында каралган 11 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларның 2се вазыйфаи затлар тарафыннан һәм 20.6.1 статьяны кабат бозу очрагы ачыкланды.- санкцияләре 15 мең сумнан алып штрафны күздә тота.
Әлеге рейдлар көн саен көндезге һәм төнге сәгатьләрдә дә үткәреләчәк.
Шул уңайдан "Кама Тамагы" полиция бүлеге начальнигы» 
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлеге И.А. Гыйльфанов барлык гражданнарны һәм оешма җитәкчеләрен "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы 374 номерлы карары белән каралган таләпләрне үтәвен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International