Хөрмәтле район халкы!
Сезне чын күңелдән якты бәйрәм - Халыкара гаилә көне белән котлыйм!
"Гаилә" дигән кыска сүздә - кеше мөнәсәбәтләренең ныклыгы, кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләр, кайгыртучанлык һәм рухи җылылык хисе, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык чыганагы, киләчәккә ышаныч, кешенең дөньяга карашын формалаштыру. Гаилә - ул беренчел мохит, анда кеше игелек кылырга өйрәнергә тиеш. Нәкъ менә гаиләдә кыйммәтле рухи-әхлакый һәм мәдәни мирас саклана һәм арта бара, иң яхшы традицияләр формалаша.
Бу көнне без ике, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә дә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Яшь гаиләләргә чын күңелдән бәхет телим! Үз балалары үстергән әби-бабайларга, ә хәзер онык-оныкчыкларын тәрбияләргә булышучыларга баш иябез.
Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу, иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем сөрсен! Яңгыравыклы балалар тавышлары шатлык алып килсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен саклап калырга ярдәм итсен!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов