2020 елның 15 маенда, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы штп башлыгы Владимир Павлович Сороковнин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Шугаева Лидия Георгиевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Лидия Георгиевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм район Башлыгы исеменнән котлаулар тапшырылды.
Шугаева Лидия Георгиевна 1930 елның 15 маенда ТАССРның Кызыл Юл районы Хотня авылында туа.
Мәктәпне тәмамлап, Арчаның шәфкать туташлары мәктәбенә укырга керә. 1948 елда тәмамлагач, Кама Тамагына юллама ала. Участок шәфкать туташы булып эшли башлый.
1962 елда физиотерапия кабинетына күчерәләр. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде, хөкүмәт бүләгенә ия. Лидия Георгиевна-хезмәт ветераны.
1948 елдан 1985 елга кадәр Кама Тамагы хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга китә.
Ике баласы, сигез оныгы һәм ун оныкчыгы бар.