Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Музейлар безнең өчен тарих белән танышу, белем һәм аны буыннарга тапшыру, мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклап калу һәм арттыруга ярдәм итә. Хәтта заманча технологияләр дә төрле чорлардагы сакланган чор атмосферасын тулысынча алыштыра алмый. Сезнең кайгыртучан кулларыгызга һәм ярдәмче йөрәкләрегезгә узган буыннарның бәһасез мирасы ышанып тапшырылды. Сезнең фидакарь һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкы һәм кунаклар уникаль экспонатлар һәм халык иҗатының иң яхшы үрнәкләре, районның тарихы һәм үсеше белән таныша алалар. Сез рухи элемтәне үткән һәм киләчәк арасында саклап калырга ярдәм итәсез.
Сезгә озак елларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм көндәлек иҗади эшегездә яңа казанышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов