Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов инициаторы булган Акция илдә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча кертелгән чаралар аркасында катлаулы финанс вәзгыяте булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бүген, 2020 елның 22 маенда, безнең районга янә азык-төлек җыелмалары белән фура килде. Ярдәм адресатларга кадәр Кама Тамагы районы волонтерлары һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары көче белән кыска вакыт эчендә барып җитәчәк.