Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм.
Бүген бөтен дөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу изге ай дин тотучыларны әхлакый камиллеккә, мохтаҗларга ярдәм итүгә, Аллаһы Тәгаләгә иманны ныгытуга, ислам традицияләрен хөрмәтләүгә этәрә, кешеләрне яхшырак булырга омтылуда якынайта. Аллаһы Тәгалә сезнең уразагызны кабул итсен һәм сезнең изге гамәлләрегез өчен бүләкләсен.
Ураза гаетенең якты бәйрәмендә өйләребездә шатлык һәм иминлек, гаилә учагының җылылыгы һәм күңел күтәренкелеге телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов