25 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән "балаларга бергә укыйбыз" Республика акциясе старт ала

2020 елның 23 мае, шимбә

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, 2020 елның 25 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилинициативасы буенча, «Балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясе старт ала. 

«Балаларга бергә укыйбыз» акциясе гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Акцияне әзерләү һәм үткәрү эшен оештыруны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы, «балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектында катнашучылар, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре гамәлгә ашыра.

«Балаларга бергә укыйбыз» Республика акциясендә катнашырга теләгән һәркемгә тиешле видео язып, Instagram һәм (яки) ВКонтакте аша чит укыйбыз #читаемдетямрт хештегы астында урнаштырып була. Тулы информацияне https://rtdety.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1753560.htm ссылкасы буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International