Район Башлыгының эшкуар көне белән котлавы

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Кама Тамагы районы эшмәкәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм!

Урта һәм кече бизнес - безнең район икътисады үсешенең мөһим факторы: авыл хуҗалыгыннан алып хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсенә кадәр. Районның киләчәге җитди инвестицияләр җәлеп итү перспективаларына, белем нигезендә эшмәкәрлекнең яңа моделен формалаштыруга турыдан-туры бәйле. Үз эшең җиңел түгел, әмма бик мөһим хезмәт. Бизнес өстәмә эш урыннары булдыра, бюджетка салымнар түли, инвестицияләр җәлеп итә, районыбызның социаль-икътисади үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Бүген бизнесны үстерү гади эш түгел, ә ул ел саен тагын да катлаулана, әмма без дөрес карарлар табарбыз, барлык киртәләрне җиңәрбез һәм озак вакытка предприятиеләребезнең үсешен тәэмин итәрбез, дип ышанам.

Эшмәкәрлек идеяләренең уңышлы тормышка ашуын, ышанычлы эшлекле партнерлар һәм районыбыз иминлеге һәм үсеше өчен уңышлы бизнес алып баруыгызны телим!

Хөрмәт белән,

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International