Кама Тамагы районы буенча "Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе филиалы хәбәр итә:
Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур булган эшче һәм перспективалы һөнәрләрнең һәм урта һөнәри белем һәм/яки һөнәри белем бирүне таләп итүче вазыйфаларның исемлеген яңарту өчен оешмалар арасында сораштыру оештыра.
Сораштыруның максаты-предприятиеләрнең (оешмаларның) мондый хезмәткәрләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшче, урта буын белгечләренең кирәкле һәм яңа һөнәрләрен ачыклау, аларның һөнәри әзерлекләрен күтәрү.
Сораштыру үткәрү вакыты: 2020 елның 15 мае-25 июне.
Исемлекне яңарту буенча анкета түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://regionaljobs.vcot.info.
Элемтә өчен мәгълүмат – Смирнова Евгения Владимировна, e-mail: SmirnovaEV@vcot.info телефон: 8-495-587-88-89, (+: 14-38).