«Интернет» челтәрендә Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясенең рәсми сайты эшли

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Гражданнарга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган вакыйгалар, проектлар һәм чаралар турында мәгълүмат бирү максатыннан «Интернет» челтәрендә Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясенең рәсми сайты эшли: https://год2020.рф .

Сайтта актуаль яңалыклар, Хәтер һәм Дан Елы чаралары турында мәгълүмат, рәсми документлар, шулай ук тарихи хәтерне саклау өлкәсендә мәгълүмат ресурсларына файдалы сылтамалар урнаштырыла, фронттагы, тылдагы һәм оккупацияләнгән территорияләрдәге вакыйгалар турында интерактив тарихи мәгълүмат блогы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International