Игътибар! Кама Тамагы районында «ТРАКТОР-Тагылма» операциясе

2020 елның 2 июне, сишәмбе

2020 елның 8 июненнән, расланган график һәм 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм аларның санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, бөтен республика буенча «Трактор-Тагылма» операциясе үткәреләчәк.

Операция барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, ОСАГО полислары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, авария тукталышы билгеләре, тагылмаларда иминият чылбырлары һ. б. аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Х.М.Гайнуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International