Ашыгыч яңалык: 4 июньдә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмати вебинарга чакыра

3 июнь 2020 ел., чәршәмбе

2020 елның 4 июнендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрү турында.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатларында бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра.

Вебинарда Идарә вәкилләре сөйләячәкләр:

- салым (җыемнар) түләү буенча кичектерү һәм кичектереп тору процедурасы турында);

- федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү тәртибе турында;

- бизнеста онлайн режимында барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинарда катнашу өчен кирәк:

- компьютер интернет тизлеге кимендә 2 Мбит/с һәм Chrome браузер әзерләргә;

- https://online.sbis.ru/Events/e683e170-c528-47c9-9c60-cf207036e84c  сылтама буенча күчәргә;

- ачылган битендә - «Мин катнашачакмын»га керергә;

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International