РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча минималь пособиене арттырырга тәкъдим итте

2020 елның 5 июне, җомга

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча минималь пособиене 3 тапкыр арттырырга тәкъдим итте. Владимир Путин бу инициативаны хуплады.
Шулай итеп, 3 айга минималь түләү күләме 1,5 мең сумнан 4,5 мең сумга кадәр артачак.
Шулай ук гражданнарга ярдәм итү кысаларында, яңа коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, ведомство бизнесны ябарга мәҗбүр булган шәхси эшмәкәрләргә 12 130 сум бүлеп бирү инициативасы белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International