Сезнең бизнес зыян күргән? Дәүләттән субсидия алачаксыз!

2020 елның 5 июне, җомга

Салым органнары салым түләүчеләргә түләү алу хокукын тикшерергә киңәш итә. Аны «Сезнең бизнес зыян күргән? Дәүләттән субсидия алачаксыз!» промо-битендә www.nalog.ru сайттагы яңалыкларда белергә була. Расланган очракта, үз вакытында гариза бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, субсидия алу өчен берничә критерийга туры килергә кирәк: кече һәм урта эшкуарлык реестрына кертелгән булырга, зыян күргән тармакларга карарга, банкрот булмаска, салымнар һәм кертемнәр буенча 3 мең сумнан артык бурычлы булмаска һәм хезмәткәрләр штатын максималь рәвештә саклап калырга. Әгәр шәхси эшмәкәр ялланып эшләүче хезмәткәрләр булмаса, субсидия күләме айга 12 130 сум тәшкил итәчәк.

Май өчен субсидия алу өчен гаризаны 2020 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр тапшырырга кирәк.

Гаризаны электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары, салым түләүченең-юридик затның шәхси кабинеты аша бирергә мөмкин. Шәхси кабинеттан файдаланучы барлык эшмәкәрләр өчен дә квалификацияле электрон култамгадан башка гариза формалаштыру мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Гариза автомат рәвештә шәхси кабинет мәгълүматлары нигезендә төзелә. Салым түләүчегә субсидия күчерү өчен үз банк счетының реквизитларын сайларга һәм «гариза җибәрергә» кнопкасына басарга кала. Гаризаны электрон рәвештә җибәрү аны эшкәртүне тизләтә.

Шулай ук салым органнары салым инспекциясенә керүдә урнашкан махсус бокслар аша гаризалар кабул итә һәм гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, Россия Федераль салым хезмәте бизнес өчен гамәлгә ашыра торган ярдәм чаралары турында барлык мәгълүматны www.nalog.ru сайттан яңа сервиста - «Минем бизнес нинди ярдәм ала ала?» алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International