Россиялеләрнең хезмәт пенсияләре 1 февральдән артачак.
1 февральдән картлык буенча хезмәт пенсиясенең, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясенең иминләү өлеше күләме индексацияләнәчәк. Индексация нәтиҗәсендә хезмәт пенсиясенең уртача күләме 615 сумга арта. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминләү өлеше 639 сумга, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе 400 сумга, туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясе 394 сумга артачак.