Район башлыгының социаль хезмәткәр көне белән котлавы

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

 2020 елның 8 июне - Социаль хезмәткәр көне

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген без үзләрен,  ярдәм һәм  аерым игътибар ,кайгырту кирәк булган кешеләр белән эшләүгә  багышлаган  һөнәр ияләрен хөрмәтлибез. Сез авыр тормыш шартларына эләккән кешеләр өчен терәк булып торасыз. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз, ярдәмчеллегегез, сизгерлегегез һәм түземлелегегез нәтиҗәсендә социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту тәэмин ителә.

Авыр һәм кирәкле хезмәтегез, эшкә җаваплы каравыгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр язмышына игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт!

 Сезгә   сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм,  һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International