Бүген, 2020 елның 8 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башыгы каршындагы учреждениеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районың шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән, барлык иминлек чараларын үтәгәндә киңәйтелгән утырыш узды.
1. «Кама Тамагы муниципаль районында территорияләрне чистарту буенча икеайлыкны үткәрү йомгаклары турында» доклад белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чыгыш ясады;
2. Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында беркетелгән территорияләрне чистарту турында Сороковнин Владимир Павлович сөйләде;
3. Кама Тамагы муниципаль районында яңа коронавирус йогышы белән авыру ситуациясе турында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Сафин Роберт Мансур улы чыгыш ясады;
4. «Идел Таңнары» район газетасына язылу компаниясенең барышы турында - Габидуллин Г. А. – Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары;
5. 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары М.Х. Хәбибуллова чыгыш ясады;
6. 2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек һәм аны уздыру турында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Г.А. Габидуллин сөйләде.