Ел саен 9 июньдә дөньяда Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Тенеш авыл китапханәсе балалар өчен җәйге мәйданчыкта «Балалар, әйдәгез, тату яшик!» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрде.
Программа башында китапханәче балаларны бәйрәмнең тамырлары һәм аның әһәмияте белән таныштырды. Ул балалардан алар дөрес дуслаша һәм әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы була беләме, дип кызыксынды. Уен формасында күңелле көй астында балалар «Дуслык» плакатын әзерләделәр.