Казанда Универсиада-2013нең рәсми ачылу һәм ябылу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк 45 мең урынлы стадион исеменә конкурс игълан ителде.
Конкурс ике этапта үткәрелә:
- беренче этап – 2013 елның 18-24 гыйнварда конкурс кысаларында теләге булган һәркем түбәндәге адрес белән «конкурс» билгесе куелган стадионга үзе уйлап тапкан исемнең үз вариантын электрон почта аша җибәрәр ала: pr@tatar-inform.ru Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш.
- икенче этап агымдагы елның 25-31 гыйнварына кадәр үткәрелә һәм «Татар-информ» МА сайтында беренче тур йомгаклары буенча ачык тавыш бирүдән гыйбарәт. Анда һәркем тәкъдим ителгән вариантның берсе өчен тавыш бирә ала.
Конкурс нәтиҗәләре Матбугат һәм массакүләм коммуникация республика агентлыгы һәм «Татар-информ» МА сайтларында конркус тәмамланганнан соң ук игълан ителәчәк, җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
Конкурсны Матбугат һәм массакүләм коммуникациябуенча республика агентлыгы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үткәрә.