8 июньдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Т.П. Ларионова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. А. Зарипова видеоконференцэлемтә режимында социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзының республика комитеты рәисе О.А. Калашникова исеменнән Кама Тамагы муниципаль районының социаль өлкә учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен социаль хезмәткәр көне белән котладылар.