«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без-дөнья!» Республика медиаконкурсы үткәрелә.
Медиаконкурс өч юнәлеш буенча иҗади конкурс: «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм «График эшләр». Тулырак мәгълүмат кушымтада бирелгән .
«Без-дөнья!» - ул яшьләрне мәдәниятара һәм конфессияара диалогны үстерүгә юнәлтелгән контент эшләүгә һәм булдыруга, Татарстан Республикасында тынычлык, дуслык һәм татулыкны саклап калу өлкәсендә уңай фикерләү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган һәм авторлар коллективы тарафыннан иҗат ителгән эшләр рөхсәт ителә.
Конкурс эшләрен җыю сайтта гариза тутыру юлы белән башкарыла http://atmrt.ru/ - анда гариза формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның материалларына һәм эшләренә эксперт бәя биреләчәк, аннан соң Медиаконкурсның 12 номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр сайланачак һәм бүләкләнәчәк.
Конкурс турында мәгълүмат кушымтада урнаштырылган https://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/kamskoe_ust/fotoreport.htm/photoreport/6494779.htm.