Кама Тамагы муниципаль районында «ЭКОяз 2020» республика акциясе кысаларында конкурс йомгаклары

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Быел «ЭКОяз 2020» республика акциясенә Кама Тамагы муниципаль районының күпчелек мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары да кушылды. Акция өч номинациядә узды: «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә - 11 мәктәп, «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә - 11 мәктәпкәчә учреждение, ә «Иң яхшы гаилә» номинациясендә 5 гаилә катнашты.

«Иң яхшы мәктәп» номинациясендә җиңүне Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе «Мәктәп экологик сукмагы» проекты өчен яулады. «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә 1 нче номерлы «Салават күпере «балалар бакчасы җиңде. «Иң яхшы гаилә» номинациясендә беренче урынга Гыйниятовлар гаиләсе чыкты.

Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыруда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Алексеевич Васин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International