Бүген, 2020 елның 11 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районының Чаллы авылында «Авыл кибете» республика программасы буенча яңа кибет ачылды.
Ул Чаллы халкы һәм кунакларына хезмәт күрсәтәчәк.
Тантаналы ачылышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Габидуллин Г.А., Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хабибуллова М. Х., авыл җирлеге башлыгы, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге һәм җирле халык катнашты.
Кибет ачылу халыкның беренче чиратта кирәкле товарларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.